Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Әйтәм әле

Шәһәрнең 6нчы маршруты ник шулай акрын йөри икән?

Укучы фикере.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Бер нәрсәгә һаман аптырыйм инде. Шәһәрнең 6нчы маршруты ник шулай акрын йөри икән? Бер көнне эшкә барырга чыктым. Шәһәрнең бер башыннан икенче башына барып җитү өчен 1 сәгать 20 минут вакыт китте. Бу арада Казанга барып җитәргә була бит. Иң кызыгы – автобус «ПОЗиС» тукталышында 15 минутлап кузгалмый торды. Шофер тыныч кына тәмәке тартып йөрде. Ә салонда утырган кешеләрнең кемдер эшкә, кемдер хастаханәгә, кемдер башка мөһим эшенә ашыкканын уйлаучы булмады. Шәһәр транспорты вакытны янга калдыру өчен түгел, кешеләрне вакытында кирәкле урынга җиткерү өчен йөрергә тиеш бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев