Шәһәр урамнарында үлән чабучылар нигә эшләми?
Укучы фикере.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Тузганак турында сүзем бар иде. Аның файдалы үзлекләре күп икән, әле газетагызда укымасам, белми дә идем. Без исә аны бакчада чүп үләне дип кенә санап, көрәшә-көрәшә хәлдән таябыз. Өстәвенә, тузганакка аллергиясе булган кешеләр дә бар бит. Хәзер инде авыл гына түгел, шәһәр урамнарын да тузганак басты. Чәчәк атып өлгергәнче чабып алсалар әйбәт булыр иде дә, никтер урамда үлән чабучылар күренми. Соңгы елларда урамнардагы үләннәрнең бер метрга җитеп үсүенә карамастан, чапмый башладылар, шуңа аптырыйм. Йорт ишегалларында да кычыткан үсеп утыра, хәзер менә тузганакның орлык очыру вакыты җитте. Аннары аптырыйбыз: ник болай күп үсә икән, дибез...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев