Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Әйтәм әле

Сабантуй форматы үзгәрде: концертлар түгел, милли уеннар кирәк

Укучы фикере.

Фото: редакция архивыннан

Соңгы елларда Сабантуйларның форматы шактый үзгәрде. Авыллар бәйрәмгә танылган артистлар чакырырга, тамашаны тагын да зуррак һәм шау-шулырак итәргә тырыша. Нәтиҗәдә, кайчак Сабантуй мәйданында түгел, ә ачык һавадагы концертта утырган кебек тәэсир кала. Ә бит Сабантуйның асылы җырчы исемнәре белән түгел, ә халыкның бергә җыелып күңел ачуында, милли гореф-гадәтләрне саклауда. Аркан тарту, капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк белән ярышу, баганага менү, көрәш кебек уеннар бәйрәмнең йөзен билгели. Нәкъ менә алар кешеләрне мәйдан уртасына чыгара, балаларны да, өлкәннәрне дә уртак күңел ачуда катнаштыра. Бүген исә кайбер бәйрәмнәрдә милли уеннар икенче планга күчә бара. Кем күбрәк акча тапкан – шул авыл зуррак сәхнә кора, танылганрак артист чакыра. Әмма Сабантуйның дәрәҗәсе концерт программасының кыйммәте белән генә үлчәнергә тиеш түгелдер. Бәлки, бәйрәмне яңадан аның төп кыйммәтләренә якынайтырга вакыттыр? Кызыклы ярышларны, гаилә уеннарын, милли бәйгеләрне арттыру Сабантуйны тагын да җанлырак һәм истә калырлык итәр иде. Чөнки тамашачы булып кына утыру бер хәл, ә бәйрәмнең үзәгендә кайнау бөтенләй икенче хисләр бүләк итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев