Сабантуй 2026: Кагыйдәләр үзгәреше турында уйланулар
Укучы фикере.
Фото: Алия Гаязова, «ЯҮ»
«Быелгы Сабантуй да узып китте. Мин инде мәйданга күбрәк милли көрәшне карарга дип чыгам. Көчле, үҗәт яшь егетләребезне күреп шатланам, алар өчен җан атам. Быел көрәш кагыйдәләренә үзгәрешләр кергән икән. Ачык форматта узды һәм анда теләсә кайсы район егете үзен сыный алды. Нәтиҗәдә, Яр Чаллы егете абсолют батыр титулына ия булды. Рәнис Гыйләҗетдиновка «афәрин»нән башка сүз юк. Көчле егет. Тик, ни дип әле, үзебезнең көрәшче егетләребез булганда, машинаны чит шәһәргә, Яшел Үзәнгә бер катнашы булмаган кешегә бирергә? Ник быел гына кагыйдәләргә үзгәреш керткәннәр? Фирдус Зәйнуллин бил алышканда көрәш ни өчен ачык форматта узмый иде? Минем сорауларыма җавап бирүче булыр дип өметләнмим. Шулай да күңелемдәгесен әйтергә булдым әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев