Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Әйтәм әле

«Омтылыш» театры: укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре бер сәхнәдә

***

Яшел Үзәннең Мәдәни үсеш үзәгендә «Омтылыш» татар театры тамашачыга өр-яңа «Гайфи бабай, өйлән давай!» спектаклен тәкъдим итте. Көлдерә дә, уйландыра да торган әлеге тамашаның тагын бер үзенчәлеге бар – сәхнәдә шәһәребезнең үз кешеләре: укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, иҗатка гашыйк якташларыбыз чыгыш ясады. Көндез һәркайсы үз эшендә хезмәт куйса, кичләрен репетицияләргә ашыга алар. Чөнки иҗатка гашыйк кешеләр. Спектакльне караганда соклану һәм горурлык хисләре туа: уеннары ихлас, образлары ышандырырлык, сәхнәдә үзләрен тотышлары профессиональ артистлардан һич тә ким түгел. «Омтылыш» театрының халык театры исемен алырга тулысынча лаек булуына инандык. Иҗади чишмәләрегез саекмасын, яңадан-яңа спектакльләр, онытылмас рольләр белән тамашачыны сөендереп торыгыз. Афәрин, якташлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев