«Өйдәгечә әзерләнгән кайнар ризыктан авыз итү проблема булырга тиеш түгел»
***
Фото: ясалма интеллект
Ниһаять, безнең шәһәрдә дә ашханәләр ачыла башлады. Алайса кыйммәтле кафелар адым саен, ә бер төшке аш ашап чыгар өчен һәркемнең дә андый сумманы түләү хәленнән килми. Гади, тәмле, нәкъ өйдәгечә әзерләнгән кайнар ризыктан авыз итү проблема булырга тиеш түгел бит инде. Шәһәр үзәгендәге яңа ашханәгә төшке ашка кердек. Халыкның күплегенә, ризыкларның төрлелегенә гаҗәпләндем. Бәяләре дә кулай, үзең белән дә алырга була. Мин дә, ирем дә канәгать булып чыктык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев