Нәфесне тыя белү, чама хисен югалтмау кирәк
***
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Бу хакта газетагызда төрле фикерләрне ишеткәнем бар иде. Шулай да сезгә шалтыратмыйча булдыра алмадым, кызлар. Үзем әле яшь кеше, Коръән мәҗлесләренә еш йөрим дип әйтә алмыйм. Әмма барган саен гаҗәпләнеп кайтам – «шаккатам» дип әйтү генә дә аз. Һәркайда мул табын әзерлиләр, чын мәгънәсендә, туй мәҗлесе диярсең. Соңгы елларда әллә ничә төрле салат, кабымлык кую да гадәткә кереп китте. Кыска вакыт эчендә һәр ризыкны авыз итеп тә өлгереп булмый. Бәлки шулай ук әзерләргә дә кирәкмидер, әмма бу – һәркемнең үз эше. Сүзем табын муллыгы турында гына түгел. Камыр ризыклары салынган өлешне «алып кайтыгыз» дип һәркемгә таратып чыгалар – бу инде гадәти хәл. Әмма шуның өстенә кайберәүләр тәлинкәләренә табыннан тагын әллә ниләр тутыра башлый. Ризык күрмәгәндәй кылануларын күргәч, миңа алар өчен оят булып китте. Бүген юклык заманы түгел бит инде. Хуҗалар «ал» дип кыстагач та, нәфесне тыя белү, чама хисен югалтмау кирәктер. Коръән мәҗлесе – рухи очрашу, догада булу урыны. Ул артык муллык белән түгел, ә ихласлык, тәртип һәм тыйнаклык белән күркәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев