Мәрхүмне озатканда телне тыеп торырга өйрәник (укучы фикере)
***
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Авылдашыбызны соңгы юлга озатырга бардым. Һәм, үземнең күзәтүләремнән чыгып, түбәндәгене әйтә алам: шундый вакытта да кайберәүләр телне тыеп тора алмый. «Кара әле, теге кыз оныгымы ул, бу малай фәләннең улымы, тегесен кара әле, кая кереп утырган, һәм башкалар, һәм башкалар». Әйтерсең лә, авылдашы белән хушлашырга түгел, ә якыннарын тикшерергә килгәннәр. Бер дә матур күренеш түгел, ни дисәгез дә. Чак тыелып калдым, кисәтү ясамыйча. Менә шундый вакытта да гайбәт сөйләмичә була торгандыр. Инде женаза намазы укыганда мәрхүмне бөтенләй оныттылар, шаулашып сөйләшә үк башладылар. Ә бу вакытта үзеңә дә, якыннарыңа да теләк теләргә кирәк дип беләм. Гомумән, тыйнаклык кешене бизи генә, бу хакта онытып җибәрмәсәк иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев