Кибет сатучылары ябышып йөри
Әйтәм әле

Кибет сатучылары ябышып йөри

Укучы фикере.

Фото: ясалма интеллект

Кайбер кибетләргә кергәч үк чыгып качасы килә, чөнки сатучылары тигәнәк кебек ябыша. «Вам что-то подсказать?» – дигән булып, арттан ияреп тик йөриләр. Сакчы кебек яныңда басып торучы булганда, ничек тыныч кына әйбер карарга була?! Киресенчә, тизрәк чыгып качасы килә. Базарда да аның кадәр үгетләү юк. Аларның сатасы килүен дә аңлыйм, әмма бу гамәлләре белән клиентларны куркыталар һәм читләштерәләр генә.


Нет комментариев