Казанның Яңа театры: спектакль сокландырды, ә микро ризыклар гаҗәпләндерде
***
Фото: Илсөя Садыйкова, «ЯҮ»
Казанның яңа театрына сәфәр кылу күңелдә якты тәэсирләр калдырды. Сәхнәдә куелган спектакль югары зәвык белән эшләнгән, эчтәлеге дә, уены да тамашачыны әсир итәрлек иде. Әмма күңелдә соклану белән бергә бераз гаҗәпләнү дә туды ул көнне. Уч төбенә сыярлык кына бәләкәй өлеш өчен 200 сум сораулары аптырашта калдырды. Андый микро ризыкларны беренче күрүем. Шуңа күрә спектакль тәмамлангач, без якындагы чәйханәгә юл тоттык. Анда инде рәхәтләнеп сыйландык. Нишлисең, сәнгать рухны баетса да, кайчак ашказанын да аерым кайгыртырга туры килә икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев