«Кар көрәү берләштерде дә, дуслаштырды да»
***
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Узган санда чыккан Люция Зиннәтуллинаның шигырендәге кар көрәгәндә күршеләр аралаша дигән юлларны укыдым да, чынлыкта да шулай булуына көлеп куйдым. Чынлап. Каршы күршебез очрашканда да баш кына кагып исәнләшә яки бөтенләй күрмәмешкә сабышып кереп китә иде. Ә кар күп яуган көннәрдә бөтен урамыбыз белән чыгабыз кар көрәргә, трактор узып киткәнне көтеп, барыбыз бергә көлешә-көлешә сөйләшәбез, чынлап күңелле! Теге күршебез дә бик ачык сөйләшә башлады. Кар көрәү берләштерде дә, дуслаштырды да! Менә бит, кар бик күп дип зарланабыз да, уңай яклары да бар, җәмәгать. Ә язын җир ничек дымга туеначак, Аллаһ бирса!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев