Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Юлларда игътибарлы булыгыз, зинһар!»

***

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Хәтерләсәгез, ике ел элек Королев урамындагы 4нче йорт янында «Нефаз» маршрут автобусын йөртүче ир, юлга кинәт йөгереп килеп чыккан баланы бәрдергән иде. Бу хәл барыбызны да тетрәндерде. Әмма, автобус йөртүчеләренә генә сабак булмады. Бер көнне кичке бишләр тирәсендә, шактый караңгы вакытта, шул ук урында фаҗига булмый калды. Җәяүлеләр юлыннан чыгып килүче ир-атны автобус чак кына бәрдермәде. Чыгып гафу үтенер урында, шофер ишекне ачып җир йөзендәге начар сүзләрне әлеге җәяүлегә яудырды. Могҗиза белән генә исән калган ир, ни әйтергә дә белми басып калды. Күп тапкырлар игътибар иткәнем бар, машина, автобус йөртүчеләрнең кулларында гел телефон. Хөрмәтле
шоферлар, сез бит дистәләгән кеше язмышы өчен җаваплы, юлларда игътибарлы булыгыз, зинһар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев