Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

Йорт этләре өчен чикләүләр кертергә вакыт түгелме?

***

Фото: ясалма интеллект

Этләр темасы мәңге бетмәс инде ул. Ярый инде көтүләре белән йөргән этләргә бернинди управа таба алмыйлар, ә менә йортта яши торганнарга ник бер генә дә чик куярга ярамыймы икән? Шәһәребезнең Төзүчеләр урамы 17, 19нчы йортлар яныннан тыныч кына узып булмый. Төгәл кайсы йортта яшәгәнен әйтә алмыйм, бер ханым көн саен бозау чаклы этен урамга һава суларга алып чыга. Ярар ла бауда, битлек белән булса. Юк бит, эте иректә, «намордник» юк. Шулай ярыймы икән инде ул? Якында гына Боз сарае урнашкан, анда кечкенә балалар шөгыльләнә, мәктәп балалары кайтып йөри. Ә ул ханымга бер сүз дә әйтеп булмый, этеннән дә хуже...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев