Имтиханнар дигән җаваплы чор укучыларны да, әти-әниләрне дә, укытучыларны да борчуга сала
Укучы фикере.
Алия Гаязова фотосы, «ЯҮ»
Тагын бер уку елы артта калды. Соңгы кыңгырау бәйрәме якынлашкан саен, йөрәкләр дә ешрак тибә. Имтиханнар дигән җаваплы чор укучыларны да, әти-әниләрне дә, укытучыларны да борчуга сала. БДИ кебек катлаулы сынауларны без дә баштан кичердек. Шуңа күрә, чыгарылыш сыйныф укучыларының хис-кичерешләрен яхшы аңлыйбыз: имтихан тапшыру, нәтиҗәләр көтү, аннары уку йортына керү мәсьәләсе – барысы да зур дулкынлану белән бәйле. Мондый чорны бары тик үз башыннан узган кешеләр генә тулысынча аңлый ала. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар, тел ачкычлары телибез. Хыялларыгыз чынга ашсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев