Яшел Үзәннең Каенлык паркында самокатчылар халыкка тынычлык бирми
Укучы фикере.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Каенлык паркында электросамокатларда йөрүчеләр тирә-юньгә куркыныч тудыра. Алар тизлекне чикләми, балалар (14 яшькә кадәргеләр) икешәр бер самокатка утырып чаба. Ә паркка бәбиләрдән алып әбиләргә кадәр килә. Балалар уйный, йөгерә. Шул чакта зур тизлектә килгән самокатчылар бәреп китмәсен дип, котым чыга. Чынлыкта болай булырга тиеш түгел. Моның өчен Казанда парк, скверларда, халык ял итә торган урыннарда электросамокат һәм электровелосипедта йөрүне тыйдылар. Бездә дә шулай итәргә вакыт түгелме?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев