Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

Яшел Үзәндә «серле» хәлләр дә була икән

***

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Мин еш кына бер үк такси хезмәтенә мөрәҗәгать итәм. Әмма соңгы вакытта шаккатырлык хәлгә юлыктым. Нариман урамында яшәүче әнием янына еш барырга туры килә. Бер көнне чираттагы тапкыр такси чакырткач, диспетчер: «Бездә андый адрес юк», – дип гаҗәпләндерде. Имеш, Нариман урамы Казанда гына бар, ә Яшел Үзәндә мондый исемдәге урам теркәлмәгән икән. Ни әйтергә дә белми аптырап калдым: еллар буе барып йөргән адрес ничек итеп «юкка чыга» соң? Икенче көнне исә шул ук такси бернинди сорауларсыз килеп, мине тыныч кына Нариман урамына илтеп куйды. Менә шундый «серле» хәлләр дә була икән…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев