Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

Яшел Үзәндә суд бинасы хуҗасыз калды: халык яңа социаль объект көтә

***

Фото: Яндекс Карты

Энгельс урамында урнашкан ике катлы бина күптәннән буш тора. Элек биредә суд урнашкан иде. Бүген исә бина ташландык хәлдә: тәрәзәләре ватыла, ә эченә еш кына хулиганнар кереп йөри. Шәһәр халкы бу бинаның язмышы турында борчыла. Аңа яңадан җан өреп, файдалы максатларда куллансалар иде, дигән теләктә без. Мәсәлән, биредә балалар бакчасы ачарга яки шәһәр өчен кирәкле башка социаль объект урнаштырырга мөмкин булыр иде. Буш торган биналар шәһәргә ямь өстәми. Әгәр аңа хуҗа табылып, төзекләндерелсә, ул яңадан кешеләргә хезмәт итә башлар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев