Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Яшел Үзән» газетасын укып, ил-көн хәбәрләрен белеп торырга насыйп булсын иде»

***

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Кызлар, мин сезнең газетаны инде егерме еллап укып барам. Шушы еллар дәвамында район яңалыкларын да, дөньяда булган үзгәрешләрне дә нәкъ менә газета аша белеп торам. Сез башкарган хезмәт – бик кирәкле һәм әһәмиятле. Быел март аенда миңа инде 90 яшь тула. Шушы хөрмәтле яшемдә дә кулга газета алып, яңалыклар белән танышу – минем өчен зур куаныч. Алга таба да «Яшел Үзән» газетасын укып, ил-көн хәбәрләрен белеп торырга насыйп булсын иде. Сезгә зур рәхмәт, кызлар! Иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек, яңа кызыклы язмалар телим.

Ихтирам белән, Яшел Үзәннән Фирдәүсә әбиегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев