Гаиләдә киңәшләшеп алынган әйбернең кадере була
***
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
«Хат килде» сәхифәсендә басылган «Чыгарылыш кичәсенә алган күлмәкне кире тапшырдык» дигән язманы укыгач, мин дә үз фикеремне җиткерергә булдым. Хат авторы кызына чыгарылыш кичәсе өчен алган күлмәкне ире ошатмаганга кире кибеткә илтеп тапшырганнарын язган. Минемчә, мондый хәлгә калмас өчен, баштан ук гаилә белән киңәшләшеп йөрергә кирәк. Үз башымнан узганга әйтәм. Узган ел без дә кызыбызга чыгарылыш кичәсе өчен күлмәк эзләдек. Казанда кермәгән кибетебез, йөрмәгән сәүдә үзәгебез калмагандыр. Күлмәк сайлау җиңел эш түгел икән. Берсе фасоны белән ошамый, икенчесенең төсе килешми, өченчесенең бәясе күңелгә ятмый. Ахыр чиктә ирем белән киңәшләшеп, кызыбызның теләген дә исәпкә алып, уртак фикергә килдек. Кыйммәтрәк булса да, күңеленә хуш килгән күлмәкне сатып алдык. Минемчә, мондый мөһим мәсьәләләрне гаилә белән бергә хәл итү күпкә дөресрәк. Ир кеше дә сайлауда катнашсын, фикерен шунда ук әйтсен. Соңыннан «ошамый» дип ризасызлык белдергәнче, баштан ук уртак карарга килү яхшырак. Гаиләдә киңәшләшеп алынган әйбернең дә кадере була, күңелсезлекләр дә тумый. Бала өчен дә чыгарылыш кичәсе – тормышында бер генә тапкыр була торган истәлекле бәйрәм. Шуңа күрә ул көнгә әзерлек тә матур хатирәләр генә калдырырлык булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев