Гаилә – ике кеше корган шәхси дөнья
Укучы фикере.
Фото: ясалма интеллект
Кайчак улы белән килене арасына артык кысылучы каенаналарга аптырап куясың. Гаилә тормышында һәрнәрсә дә өлкәннәр теләгәнчә генә була алмый бит. Һәр чорның үз тәртибе, үз карашы, үз мөмкинлекләре бар. Өлкән буын вәкилләре еш кына: «Без яшь чакта болай идек, тегеләй идек», – дип искә алырга ярата. Чыннан да, элеккеге тормыш бүгенгедән күпкә авыррак булган. Без яшь чакта басуда чөгендер дә утадык, бәрәңге бакчаларында эшләдек, печән дә җыйдык, чишмә буенда кер дә чайкадык. Ул вакыттагы хезмәтнең кадерен белеп үстек. Ләкин хәзер тормыш бөтенләй башка. Күп кенә эшләр җиңеләйде, технологияләр алга китте, кешеләрнең яшәү рәвеше дә үзгәрде. Бүгенге яшьләрнең фикерләве дә, көнкүреше дә безнекеннән аерыла. Һәм бу – табигый хәл. Һәр буын үз заманы белән яши. Әлбәттә, өлкәннәрнең киңәше кирәк. Тормыш тәҗрибәсе булган кешеләрнең акыллы сүзләре яшь гаилә өчен зур терәк тә була ала. Әмма, киңәш белән артык тыкшыну арасында зур аерма бар. Яшьләрнең гаилә тормышына урынсыз кысылу, һәр адымын контрольдә тотарга тырышу күп вакытта аңлашылмаучанлыкка, хәтта гаиләдә салкынлык тууга китерә. Гаилә – ике кеше корган шәхси дөнья. Алар үз хаталарын да үзләре ясап, үз бәхетләрен дә үзләре төзергә тиеш, дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев