Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Әйтәм әле

Гаилә бәхете матур датада түгел, ә йөрәкләрдә

***

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Татарстанда матур даталарда никах теркәүчеләр саны арткан, диләр. И, мин әйтәм, гаилә бәхете матур саннарга гына бәйле булса икән ул... Чынлыкта исә, бәхетнең сере календарьда түгел. Ул көн саен бер-береңне ишетә, юл куя белүдә, хөрмәт итүдә, авыр чакта терәк булуда. Матур дата туй көнен истә калдырырга ярдәм итәр, әмма гаиләне саклап кала алмый. Гаилә бәхетен саннар түгел, йөрәкләр төзи. Шуңа күрә никахны 07.07, 08.08 яки 11.11 көнендә теркәү түгел, ә гомер буе бер-береңә тугры кала белү күпкә мөһимрәк. Аннан, «май аенда өйләнешергә ярамый, гомер буе бәхетсез булып яшәрсең» дигән сүзләрне күпләр ишеткәндер. Монысы да ырым-шырым гына. Без менә нәкъ май аенда өйләнештек. Шөкер, күп еллар инде тату, матур яшәп ятабыз. Андый ышануларга игътибар итмәсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев