«Фотога төшәм дип, дөньяларын оныталар!»
Зөядә яр буенда суга бала белән коляска төшеп китә.
Бу вакытта әти-әнисенең эше бик тыгыз була, фотосессия ясыйлар. Әле дә ярый бер ир-ат бу хәлне күреп, суга сикерә. Баланы коткаралар. Бу хәзерге әти-әниләрнең кайберләре бигрәк гамьсез инде. Ничек итеп, шундый яр буенда баланы ялгыз калдырырга була? Фотога төшәм дип, дөньяларын оныталар. Ярый әле Аллаһ үзләрен саклады. Чак кына фаҗига булмый калды бит.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев