Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Әйтәм әле

«Фатирсыз калсак та, үз дигәнебезгә ирештек»

***

Фото: ясалма интеллект

Исәнмесез, кызлар! Газетагызны көтеп алам, яратып укыйм. Мондый газета юк! Ялагайланып әйтүем түгел, сүзләрем – чын. Әйтәм бит: «Яшел Үзән» килгәнне зарыгып көтеп алам, ашамый-эчми укып чыгам. «Хат килде» сәхифәсендә гыйбрәтле язмышларны яктыртасыз. Шуларны укыйм да, уйга калам. Кайберләрендә минем язмышым чагыла. «Әни киткәч, туганлык җепләре өзелде» дигән хат буенча иде фикерем. Безнең гаиләдә туганлык җепләре әни киткәнче үк өзелде. Гәрчә бертуганнар ике бөртек кенә иде. Иремнең абыйсы усал булганга, каенанам куркып, фатирын аңа бирде, без урамда калдык. Ирем аяксыз бозау белән бер иде. Ярый әле үзем чая булдым. Әллә ничә эштә тир түктем, тик фатирлы булдык. Миңа ул күз яшьле, каргышлы фатир кирәкми дә. Сәламәтлегең, көчең һәм теләгең булса, үз дигәнеңә ирешергә була, курыкмаска гына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев