«Эремчек коймагы урынына онлы камыр алдым» (укучы фикере)
***
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Шәһәребезнең үзәгендә урнашкан кибеттән чәй янына эремчек коймагы сатып алдым. Тик сырник дигәнебез онлы камырдан һәм берничә бөртек эремчектән тора иде. Кыскасы, ашарлык булмады ул. Иренмәдем, кибеткә кире илтеп бирдем. Җаваплы ханым, студентлар әзерләгән дип, акланып маташты, акчасын кире кайтырды. Әмма эш бит акчада түгел. Ник ул студентлар контрольдә түгелме, ничек телиләр шулай әзерлиләрме? Моннан соң башка ризыкларны ничек ышанып алырга кирәк?! «Өйдә пешерегез, иң яхшысы шул», – дияр газета укучыларыбыз. Килешәм, гел үзем ясый идем. Әмма ашыккан, арыган чаклар да еш була. Шундый вакытта ярымфабрикатлар ярдәмгә килә. Тик һәрвакытта да өметләр генә акланмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев