Укучы фикере.
Фото: видеодан скрин
«Дуслар җыелган җирдә» тапшыруын мин дә карадым. Барысы да бик матур, эчтәлекле һәм күңелгә ятышлы булды. Әмма, «туй үпкәсез булмый» дигәндәй, бер генә момент турында фикеремне әйтеп үтәсем килә. Алып баручы Лилия Кадыйрованың ишәк белән студиягә чыгуы, минемчә, тапшыруның гомуми рухына әллә ни туры килеп бетмәде. Ул эпизодны куллану ни дәрәҗәдә урынлы булгандыр – бу сорау тудыра. Әлеге күренешнең безнең район брендына яки мәдәни үзенчәлегенә нинди бәйләнеше бар икәнен дә аңлап бетерүе кыен. Әлбәттә, бу – бары тик шәхси фикер, һәркемнең үз карашы.
Нет комментариев