***
Фото: редакция архивыннан
Соңгы елларда телевизор каршына утырып, гаиләбез белән җыелуны хәтерләмим. «Яңа гасыр» каналында барган «Дуслар җыелган җирдә» тапшыруы авылда барыбызны да туплады. Җитмәсә бәйрәм көн, барчабыз да кайткан иде. Һәм районыбыз, шәһәребез халкы, эшчәнлеге, тормышы өчен горурлык хисләре кичердек. Бик тә эчтәлекле, күркәм тапшыру төшергәннәр. Яшел Үзәнне бар яктан яктырткан һәм бу күләмле эшкә үз өлешен кертүчеләргә рәхмәттән башка сүз юк. Телевизор экраннарында үзебезнекеләрне күрү, ни дисәгез дә, рәхәт, күңелле икән.
Нет комментариев