Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Әйтәм әле

Чиста юллардан йөрисебез килә, ә үзебез нишлибез?

#әйтәмәле

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Автомобиль тәрәзәсеннән чүп ташлап йөрүчеләргә гаҗәпләнәм. Ничә тапкыр шундый очракка юлыкканым бар: алда барган машина йөртүче яки пассажиры тәрәзәне төшереп, чүбен урамга ташлый. Җәмәгать, XXI гасырда яшибез, ә кайберәүләр шундый гади генә тәртип кагыйдәләрен белми яки белеп тә үтәргә теләми. Чиста юллардан йөрергә яратабыз бит! 

Ә һәркем шулай чүп-чарын ташлый башласа, тирә-юнебез нинди халәттә булыр икән? Һәм андыйлар артыннан кем җыярга тиеш дип уйлыйлар икән? Машина салонында җыелган чүпне бер пакетка салып, контейнерга ташлау шуның кадәр авыр эшме икән? 

 Кызлар, үзем сезгә сөйлим, үземнең җен ачуларым кабара. Тапкан борчылыр нәрсә, димәгез. Менә шундый күренешләргә тап булам да, исем-акылым китеп йөрим.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев