Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Әйтәм әле

Черки мәсьәләсенә җитди караш кирәк – Яшел Үзән халкы интегә

Укучы фикере.

Фото: ясалма интеллект

Май ае бик эссе килде, шуңадырмы, быел черкиләр котырып күбәйде. Алтынов паркында йөрерлек түгел, дип язган идегез, аны эшкәрткәннәр дип тә ишеткән идем. Шулай булса да, хәтта көндез өерләре белән очалар. Шәһәр урамнарында хәлләр чынлап та мөшкел – йөрерлек түгел. Күрше Волжск шәһәрендә алай ук сизелми бит. Ә бездә исә, хәтта балалар да интегә. Оныгым балалар бакчасыннан кайтты – тәненә карарлык түгел, черки тешләп бетергән. 21нче гасырда яшибез, әмма шул вак кына бөҗәккә каршы нәтиҗәле чаралар күренми. Черки мәсьәләсенә җитдирәк игътибар кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев