Укучы фикере.
Йомырка белән яшел суган сумсасы ашыйсы килгәч, кибеткә юл тоттым. Яшел суган кирәк. Шөкер, ел әйләнәсе сатыла, мин дә алып кайттым. Һәм пакетын ачтым да, шаккаттым. Берничә бәйләм суганны йомарлап куйганнар, өстән бик матур күренсә дә, эчтән бозылып беткән иде. Мин әйтәм, шул юк кына суганны да алдап саталар инде. 60 сумнан артыкка алган кыякларны чиләккә ташларга гына туры килде. Бәясеннән бигрәк, сумса пешереп булмады. Тикшереп, карап алыгыз дип шалтыратам, кызлар. Гел шундый күңелсез очракларга юлыгып торабыз бит.
Нет комментариев