Укучы фикере.
Хөрмәтле редакция! «Әйтәм әле» сәхифәсе! Мин дә күңелемдәгесен әйтим әле дип шалтыратам. Дөньялар әшәкеләнә, кешеләре тагын да... Матурлыкны күрә белмибез, үз борыныбыз астындагысын да күрмибез. Кешеләрне яманлыйбыз, шул ук вакытта алар янында май кояшы кебек балкып, елмаеп йөрибез.
Аптырап киттем, бик аптырап калдым. Туган җирем Бәчек авылы турында язылган мәкаләне укыгач, күңелемдә туган уй-кичерешләрем белән уртаклашасым килде. Чынлыкта, җанны җылытып, күңелне айкап, безне яшь чакларыбызга алып кайтып килде ул язма. Бик матур язылган, уй-кичерешләргә, хисләргә, истәлекләргә бай. Укыганда күзләрем яшьләнде. Тик мәкаләнең ахырын укыгач, аптырап калдым. Әйе, әйе, тизрәк-тизрәк дип, кабат укып чыктым да, авыр сулап куйдым.
Авылыбыз бик матур, аны сагынып кайтабыз. Быел да Сабантуйга сөенешеп, шөкер итеп кайтып килдек. Матур истәлекләрне күңелебезгә берәм-берәм барлап, саклап куйдык. Сабантуй бик күркәм, эчтәлекле булды, җыр-моңнарга, уеннарга бай иде. Авылыбыз зур түгел, әмма халык бик күп җыелган иде. Туганнар, дуслар күреште. Күңелләребез сөенеп кайтты. Авылыбыз үз тарихы, үз кешеләре белән яши бит!
Никтер, бу бәйрәмнең мәчет янында уздырылуын бер дә начар дип санамыйм. Безнең гаилә, киресенчә, сөенеп кайтты. Чөнки олыгайгач, йөрүе дә авырлаша. Безне машина белән утыргычка кадәр китерделәр. Мәчеткә кереп, догаларыбызны укыдык, мәрхүм булган ата-бабаларыбыз рухына дога кылдык. Хәлебездән килгәнчә, сәдака да салдык. Һәр мәчет янында бар инде ул сәдака тартмасы. Сабантуй бик эчтәлекле узды. Латыйповлар аны түбәтәйләрен, калфакларын киеп алып барды. Гомумән, Бәчек авылында соңгы елларда бәйрәмнәр күп уза. Авылыбыз яши, яшәрә!
Бу хакта сезнең газета һәм социаль челтәрләр аша да еш күреп, укып торабыз. Мәчетебездә азан тавышы тынмасын, гореф-гадәтләребезне искә төшереп, төрле чаралар ешрак узсын! Зиратыбыз да ерактан ук күренеп тора. Буялган, төзекләндерелгән коймалары белән безне каршы ала. Авылга кайткан саен, анда тәртип булуына сөенәбез. Түбән Урысбага, Кармыш, Олы Ачасыр авыллары кебек иганәчеләребез булмаса да, Бәчек берсеннән дә калышмый. Үзенең тырыш халкы белән яши.
Хәйдәр гаиләсе белән барысын да оештыра, булдыра, яхшы булсын дип тырыша. Әйе, хәл итәсе мәсьәләләр бетмәгәндер, җитешмәгән урыннары да бардыр. Әмма Бәчек халкы тырыш, булдырыр! Тату яшик, дуслар! Авылыбызның данын газеталарда язып кына калмыйча, аны мактап, үзебез дә макталып яшик! Бердәм булыйк! Авылыбыз өчен тырышып эшләп йөргән җитәкчегә, халкына, барлык эшләрдә ярдәм итеп, булышып торган ир-егетләргә рәхмәт әйтик.
Кешенең тырышлыгын күреп, яхшы эшләренә сөенеп, бер-беребезгә рәхмәтле булып яшәргә өйрәник. Сабантуйларыбыз тау итәгендә, чишмә буйларында да узар әле. Шул матур көннәрне күрергә, туган җиребезгә кайтып, якыннарыбыз белән очрашырга насыйп булсын! Озын язылды, дип, зинһар, кыскартмагыз. Бу – күңел түреннән чыккан сүзләрем. Туган авылым өчен сөенеп, аның киләчәге матур булсын дип теләп яздым.
Нет комментариев