Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Әйтәм әле

Бәхетледер дә инде ирләренең кулыннан барлык эш килгән хатыннар, әйеме?

Укучы фикере.

Фото: ясалма интеллект

Барлык эш дигәнем, әллә ниләр түгел, һичьюгы өйдәге, көнкүрештәге нәрсәләр. Аңлыйм, бөтен кеше сварщик та була алмый, кирпеч тә өя белми. Әмма теләгең булса, аларына да өйрәнергә мөмкиндер инде, мин аның кадәресен үк таләп тә итмим, юк. Менә, унитаздан ничә көннән бирле су агып торды, ничә әйттем, кибеттән яңа әйберләрен алып кайтырга кирәк, ди. Ачуымнан, үзем капкачын ачтым да, боргалап, кабалап, акмаслык итеп ясап куйдым. Без хатыннарның ачуын чыгарсаңмы?! Саный китсәм, күп инде андый хәлләр бездә, ир кулы тигәнне көтеп яткан эшләр. Тырышсам, үзем дә эшлим, принципиально тотынмыйм. Аннары ул ир нәрсәгә генә соң инде миңа, бөтен тормышны үзем алып баргач? Ирләр, бераз ирләрчә булыгыз инде, соңгы арада бик «раслабляться» иттегез әле, чын ирләр дефициты ясыйсыз инде, билләһи. Аннары, бөтенләй хөрмәт итмиләр, иргә санамыйлар, дип, зарланасыз. Тәмәке тарту белән, аракы эчү генә ирлек билгесе түгел бит әле ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев