Бакырчы авылында чыккан янгын халык бердәмлеген күрсәтте
Укучы фикере.
Фото: Александр Ефремов
Бакырчы авылында чыккан янгын безнең халыкның никадәр бердәм һәм ярдәмчел булуын тагын бер кат күрсәтте. Мондый авыр сынауларны Аллаһ берәүгә дә язмасын. Иң мөһиме – үзләре исән-сау, шөкер, йортларына да зур зыян килмәде. Әйтәсе килгән сүзем шул: Зәйнуллиннар гаиләсенә бик зур ярдәм күрсәттеләр. Кешеләр янгынны сүндерү вакытында гына түгел, ә аннан соңгы торгызу, җыештыру һәм башка эшләрдә дә читтә калмады. Күпләр ярдәм итәргә чакыруны көтеп тә тормады – кирәк икәнен аңлап, үзләре килеп булышты. Мин авылдашларыбызның, шулай ук тирә-күрше авыл халкының никадәр киң күңелле, бердәм һәм ярдәмчел булуын күреп, чын күңелдән сокландым. Авыр вакытларда кемнең кем икәнлеге аеруча ачык күренә шул. Шушы изге күңелле кешеләрнең һәрберсенә зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Ярдәм иткән, кулдан килгәнчә булышкан һәркемгә Аллаһның рәхмәте яусын. Мондый кайгы-хәсрәтләрне, бәла-казаларны беребезгә дә күрергә язмасын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев