«Авыр чакта алар янында тынычланасың»: фельдшерларга рәхмәт хаты
***
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Кайвакытта, тормыш биргән сынаулардан авыр чакларда, кайбер кешеләр яныңда гына торса да, тынычлануыңны аңлыйсың. Хәтта, бик курыккан мизгелләрдә дә, алар янында күңелеңдә ышаныч туа, йөрәгең аның кадәр типми башлый. Әниемнең хәле начарланып киткәч, килгән ашыгыч ярдәм бригадасы фельдшерлары Елена Мөхәммәтдинова һәм Сиринә Мөхетдиновага чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Артык кабаланусыз, артык сүзләрсез төгәл һәм ышанычлы гамәлләре – барысы да эш буенча. Шул ук вакытта, искиткеч кешелекле мөгамәләләре хөрмәт уятты. Без, әни өчен борчылудан югалып калган балалары, аларга төрле кирәкмәгән сораулар биреп аптыратуыбызга карамастан, җаваплары тыныч, аңлаешлы һәм йомшак булды. Әниебезгә хөрмәт һәм кайгыртучанлык белән «апа» дип эндәшкән өчен Сиринәгә аерым рәхмәт. Шул сүздән генә дә җиңеллек тойдык. Профессионализмыгыз һәм чын кеше булуыгыз өчен Аллаһның рәхмәтләре булсын сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев