Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Әйтәм әле

Авылда чисталык – уртак хезмәт нәтиҗәсе: төбәк операторы һәм халык бердәмлеге

***

Фото: редакция архивыннан

Яз җитү белән авылларда чисталык мәсьәләсе аеруча актуальләшә. Кыш буе җыелган чүп-чардан арыныр өчен халык өмәләргә чыга, урамнарны, тыкрыкларны, зират тирәләрен тәртипкә китерә. Авыл халкының бердәм булып эшләве куанычлы күренеш, әлбәттә. Әмма бу эштә төбәк операторы хезмәткәрләренең дә өлеше зур икәнен онытмаска кирәк. Кайчак контейнерлар тиз тула, беренче көнне бөтен чүпне төяп бетерергә өлгермиләр. Әмма икенче көнне яңадан килеп, калганын алып китәләр. Җил-яңгырда да, эсседә дә хезмәт куючы әлеге кешеләрнең эше җиңел түгел. Шуңа күрә төбәк операторын гел тәнкыйтьләү генә түгел, башкарган хезмәтләрен күрә һәм бәяли белү дә мөһим. Чисталык – уртак хезмәт нәтиҗәсе. Авылыбызның матурлыгы да, тәртибе дә һәркемнең җаваплылыгына бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев