Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

Авыл зиратлары ялт итә, шәһәрнекеләр — чүпкә батып ята

***

Фото: редакция архивыннан

Социаль челтәрләрдә шәһәр зиратларындагы күренешләрне яктырткан фотоларны күрәм дә, чәчем үрә тора. Бирегә килгән халык каберлекләрне чистартып, шуннан алып чыккан чүп-чарны зират тирәсендә генә калдыра. Ул шуның кадәр күп җыелган ки, хәтта узып китәрлек тә түгел. Язгы өмәләр вакытында бәлки зур контейнер куярга кирәктер. Юк икән, күрә торып ник анда ташларга? Зират территориясенең бер ягын чистартып, икенчесен чүпкә батыру була бит инде бу. Ул яктан, авыл зиратлары ялт иткән. Чөнки авыл халкы бердәм булып, яз һәм көз өмәгә чыга. Аннан, авыл кешесе читтән ярдәм көтеп ята торганнардан түгел шул. Барысын да үз кулына алып эшли, ә кемдер тиеш дип ятмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев