Авыл кешесе өчен август – иң мәшәкатьле, әмма иң бәрәкәтле ай
Әйтәм әле

Авыл кешесе өчен август – иң мәшәкатьле, әмма иң бәрәкәтле ай

Укучы фикере.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Иии, кызлар, ышанасызмы, җәйнең иң рәхәт, иң мул чагына – август аена да килеп җиткәнбез икән! Хәзер бакчага чыксаң, кыярын да, помидорын да өзеп кенә аласың. Шөкер, базар юлын таптыйсы юк. Ә бит әле күптән түгел генә кыярның килосы 500 сумга кадәр күтәрелгән чаклар булды. Помидоры да арзан түгел иде. Акча түләп алган яшелчәне дә ашадык инде. Ә хәзер бакчаңдагысына ни җитә! Үз хезмәтең белән тәрбияләп үстергән кыяр-помидорның тәме бөтенләй башка. Иртән генә өзеп керәсең дә, хуш исле салат ясыйсың. Кышка тозларга, маринадларга да өлгерергә кирәк. Авыл кешесе өчен август – иң мәшәкатьле, әмма иң бәрәкәтле ай. Хезмәтнең нәтиҗәсе күренә торган вакыт. Аллаһ биргән нигъмәтләрнең кадерен белеп, муллык белән яшәргә язсын!


Нет комментариев