Укучы фикере.
Фото: ясалма интеллект
Быел сыйныф чатларында бәхәс тынмады. Чөнки беренче тапкыр бердәм форма керттеләр. Аны махсус безнең мәктәп өчен генә тектерәләр һәм бер кибеттән генә барып аласы иде. Кызым 4нче сыйныфта укый, аңа кирәкле сарафан бәясе 4 мең сум. Улым 6да белем ала, малайларга жилет бәясе 3 мең сумнан артык. Шакмаклы, озын жилет киеп йөрмим, дип, улым кырт кисте. Кыскасы, аңа алмадык.
Өч баласы да мәктәптә укыган гаиләләр бар. Алар балаларына форма алды. Ә бер генә баласы укып та, махсус форма алырга күпсенгән әти-әниләр бар. Шулай итеп, мәктәп икегә бүленде. Җитәкчелек мәҗбүр итә алмый. Ә сыйныф төркемнәрендә ризасызлык һәм канәгатьсезлек белдерү тынмый. Бу мәсьәлә буенча алдан ук әти-әниләр белән киңәшләшергә, сораштыру үткәрергә кирәк булгандыр. Һәр гаиләнең дә андый кыйммәтле форма алырга мөмкинлеге юк.
Нет комментариев