Әти-әни исән чакта кадерләрен белергә кирәк
Укучы фикере.
Фото: ясалма интеллект
Күршемә керәм дә, йөрәгем әрнеп чыгып китәм. Ире каты авырый, үзе дә көч-хәл белән генә йөри. Әллә ни карт та түгелләр кебек, әмма сәламәтлек дигәнең сорап тормый икән шул — икесенең дә хәле мөшкел. Шундый вакытта балаларының яннарында булмавына гаҗәпләнәм. Әти-әнинең ярдәмгә мохтаҗ икәнен белә торып, ничек аларны ялгыз калдырып була икән? Аңламыйм мин моны. Без үзебез дә ирем белән инде олы яшьтә. Акрынлап кына йорт тирәсендә мәш киләбез. Әмма балалар, Аллаһка шөкер, безне онытмый. Атна саен кайталар, шалтыратып хәл беләләр. Кайчак җитди сәбәпләре булганда гына кайта алмыйлар. Анысында да: «Ачуланмыйсызмы?» – дип рөхсәт сорап торалар. Ә бит күршеләрнең балалары әллә кайларда түгел, нибары бер сәгатьлек юл гына аерып тора. Әти-әни исән чакта кадерләрен белергә, ярдәм итеп калырга кирәк. Өйләрен җыештырырга, юындырырга, даруларын алып бирергә, бер җылы сүз әйтергә… Картлыкта иң кирәк нәрсә – игътибар бит ул. Гомер бик тиз үтә. Бүген янәшәдә булган кешеләр иртәгә инде булмаска да мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев