«Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектакле: күз яшьләребезне тыя алмадык
Укучы фикере.
Фото: Камал театры сайтыннан алынды
«Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектакле күңелемдә тирән эз калдырды. Өч сәгать егерме минутлык тамаша бер мизгелдәй генә узды – сәхнәдән күзне дә, күңелне дә аерып булмады. Актерларның ихлас һәм көчле уены, тормышчан образлар, йөрәккә үтеп керерлек вакыйгалар чылбыры мине әсәрнең эченә алып кереп китте. Әлфия Авзалованың данлы иҗат юлы артында никадәр сагыш, сабырлык, рухи ныклык һәм язмыш сынаулары ятуын моңа кадәр белмәгәнмен дә икән. Спектакль бөек татар җырчысының образын, олуглыгын яңача ачты. Тамаша дәвамында күз яшьләремне тыеп калу мөмкин түгел иде. Залда хәтта ир-атларның да күзләрендә яшь тамчылары күренде. Бу спектакль – гади биографик хикәя генә түгел, ул кешенең язмышы, сәнгатькә тугрылык һәм рух ныклыгы турында йөрәкләрне тетрәндерерлек тирән әсәр! Афәрин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев