Ачлык заманы диярсең, таптылар мода (укучы фикере)
***
Фото: ясалма интеллект
Лаеклы ялда булган кеше күбрәк өйдә инде ул, кышын бигрәк тә. Бакча сезоны башланганчы, гомер дүрт стена эчендә үтә. Билгеле инде телевизор көн-төн эшләп тора. Менә кайсы каналны гына кабызсаң да, бөтен җирдә нидер әзерлиләр. Ул пешергән ризыкның төгәл рецептын да әйткән кеше юк. Алып баручы кунаклар белән такыл-токыл гел нидер сөйләшә, аягүрә ашый, бер күңелгә ятышлы картина түгел инде. Ул ризык табын артында ашалырга тиеш. Ачлык заманы диярсең, тәүбә-тәүбә. Таптылар мода!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев