Хөрмәтле Михаил Павлович! Сезне чын күңелемнән 29 гыйнварда булачак туган көнегез белән котлыйм.
Зур уңышлар яулап, заманалар
Матур бәя бирә эшенә.
Шатлыкларын ишеттере өчен,
Туган ягы кирәк кешегә.
Хөрмәтле Михаил Павлович! Сезне чын күңелемнән 29 гыйнварда булачак туган көнегез белән котлыйм.
Яшел үзән районы талантларга бик бай: монда оештыру сәләте көчле булган җитәкчеләр эшли, галимнәр, язучылар, сәнгать әһелләре, спорт осталары туган. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, завод-фабрика, комбинат эшчеләре илебезнең куатен арттыруга зур өлеш кертәләр. 2025 елда Яшел Үзән шәһәренә Россия Президенты В.В.Путин Указы белән «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелде. Узган ел шәхсән сезнең катнашуда якташыбыз, галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгы мәңге истә калырлык, масштаблы итеп үткәрелде. Муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры буларак, халыкка уңай тормыш шартлары тудырудагы тырышлыгыгыз, кешелекле булуыгыз, сезнең район тормышының һәр өлкәсен дә ныклы күз уңында тотуыгыз һәркемгә билгеле.
Яшел Үзән халкының тормышы өчен мөһим дә, шул ук вакытта хәзерге вәзгыятьтә аеруча катлаулы да булган җаваплы вазифагызда яңадан-яңа уңышлар гына юлдаш булсын, Сезгә. Сәламмәтлек, гаилә бәхете, ил-көн иминлеге телим.
Рәшит Сабиров,
Татарстанның халык артисты, сәхнә ветераны
Нет комментариев