Хөрмәтле җитәкчебез – «Кояшкай» балалар бакчасы мөдире Фирдинә Вилюр кызы Вәлиеваны ихлас күңелдән юбилее белән котлыйбыз

Без сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга сәләтле, тынгысыз җитәкче буларак беләбез. Сезгә эшегездә уңышлар, гаиләгездә тигезлек, иминлек, бәхет-шатлыклар, куанычлы озын гомер, ныклы сәламәтлек телибез. Гомер юлыгызны бары тик күңелле вакыйгалар, сөенечле мизгелләр генә бизәсен! Гел шулай кешелекле, олы җанлы булып калыгыз.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сезгә гомергә.
Иң изге теләкләр белән, «Кояшкай» балалар бакчасы хезмәткәрләре.
Нет комментариев