Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хөрмәтле әниебез һәм дәү әниебез Нурзия Шәйхетдин кызы Вәлиеваның олпат гомер бәйрәме – 90 яшьлек юбилее.

07 декабря 2024, 17:30

89

0

0

Хөрмәтле әниебез һәм дәү әниебез Нурзия Шәйхетдин кызы Вәлиеваның олпат гомер бәйрәме – 90 яшьлек юбилее.

Без – аның балалары, оныклары һәм оныкчыклары ихлас күңелебездән кадерле кешебезне барыбыз өчен дә уртак булган бәйрәм белән котлыйбыз. Әниебез Яшел Үзән районының Олы Шырдан авылында туып үскән. Тормыш юлында күп авырлыклар күреп, 32 яшендә дүрт бала белән тол калган. Хәсрәтләргә бирешми, берүзе барыбызны да кадерләп үстерде, башлы-күзле итте, югары белем бирде. Яшьли килеш ике улын югалтты, кан-яшь белән еласа да, сабыр итте, Ходайдан балаларына тәүфыйкъ, сәламәтлек, озын, бәрәкәтле гомер сорады. Үтә сабыр, кече күңелле, гаять кешелекле әниебезне авыл халкы, күршеләребез дә үз итте, яратты, чөнки ул һәрчак тирә-юнендәгеләргә булышып, ярдәм итеп яшәде. Безне дә үзе кебек итеп тәрбияләргә тырышты. Әниебез безнең өчен һәрчак үрнәк булды, аның: «Кешеләргә карата мәрхәмәтле булыгыз! Таш белән атсалар, аш белән атыгыз!» дигән сүзләре безнең өчен яшәү девизы булды.
Бүген ул кадерле әни, 7 оныкка һәм 12 оныкчыгына дәү әни булып, кызы Әлфинурның кадер-хөрмәтендә яши. Әниебезгә саулык-сәламәтлек, хәерле гомерләр телибез. Һәрвакыт безне шатландырып яшәсәң иде, кадерле кешебез!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев