Түбән Урысбага авылында яшәүче Дания Хәбир кызы Гыйләҗеваның 25 августта 85 яшьлек юбилее
Кадерле әниебез, дәү әниебез! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Хәерле, бәрәкәтле гомер, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге телибез. Балаларың, оныкларың, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп яшәргә насыйп булсын. Рәхмәт, әниебез, безне сөеп-назлап үстердең, кеше иттең. Бүген дә син безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы, гаилә учагын сүндерми саклаучы иң изге, иң кадерле илаһи зат. Син булганда гына өебез җылы, нурлы. Яныңа сөенеп, ашкынып кайтабыз. Якты йөзең, акыллы киңәшләрең өчен зур рәхмәт! Безгә кирәк һәм терәк булып, озын гомер кичер.
Әни бит ул – өйнең яме,
Ә тормышта олы бер терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әнкәй, безгә бик кирәк.
Яратып, балаларың, оныкларың, оныкчыкларың.
Нет комментариев