Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Котлаулар

Түбән Урысбага авылы мәктәбендә озак еллар рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче хөрмәтле укытучыбыз Әлфия апа Рухинаның 9 октябрь көнне 65 яшьлек юбилее

09 октября 2025, 09:00

174

0

1

Түбән Урысбага авылы мәктәбендә озак еллар рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче хөрмәтле укытучыбыз Әлфия апа Рухинаның 9 октябрь көнне 65 яшьлек юбилее

 Кадерле Әлфия апабыз!

Сезне ихлас күңелдән матур бәйрәмегез белән котлыйбыз! Безгә биргән белем һәм тәрбиягез, тырышлыгыгыз, сабырлыгыгыз өчен рәхмәт әйтеп, үзегезгә һәм гаиләгезгә иминлек, сәламәтлек, күп шатлыклар телибез! Сезнең белән бергә гөрләп үткән балачак еллары, Сез үткәргән берсеннән-берсе кызыклы бәйрәмнәр, Сез биргән үгет-нәсихәтләрне онытмадык, ул чакларны һәрчак сагынып искә алабыз. Сез олы хөрмәткә лаеклы, зур хәрефтән языла торган чын Укытучы! Сез биргән белемнәр, сезнең киңәшләр безгә авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Һәрчак укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын! Абәхетләр, яңа куанычлар телибез! Рәхмәтле без, укытучым! Урнәк булдыгыз безгә гомергә. Биргән белем-киңәшләрегез, Без сакларбыз мәңге, гомергә. Бар гомерне җитәр яктыртырга, Сез кабызган утның яктысы. Нурга күмсен иде гомерегезне Безнең гомернең дә балкышы.

 Изге теләкләр белән Түбән Урысбага авылы мәктәбенең 2004 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев