Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Котлаулар

Татар Танаенда гомер итүче газиз кешебез Венера Павловна Гарипованың туган көне

01 февраль 2026, 10:00

202

0

0

Татар Танаенда гомер итүче газиз кешебез Венера Павловна Гарипованың туган көне

Кадерлебез! Сине шушы матур бәйрәмең белән тәбрик итәбез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Кеше гомере үткән еллары белән генә билгеләнми. Син әтиебез өчен олы терәк һәм ышанычлы тормыш юлдашы, без – балаларың өчен шат күңелле һәм кайгыртучан ана, оныкларың өчен яраткан, хөрмәтле дәү әни. Барыбызга өләшкән күңел назың синең гомерне дә еллар белән түгел, ә игелекле эшләр белән исәпләргә тулы мөмкинлек бирә. Сиңа зур уңышлар, шатлыклы очрашулар һәм көтелмәгән куанычлар, ныклы сәламәтлек һәм бәрәкәтле озын гомер, күтәренке рух һәм алдагы көннәреңдә чиксез бәхет телибез, йортыбыз җылылык, яктылык һәм мәхәббәт белән тулып торсын. Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, шатланып-куанып яшә. Яшен тизлегедәй үтә торган гомернең һәр көне матур, якты, нәтиҗәле булсын.

Җәйләр булсын синең күңелләрдә,
Кояш булсын синең көннәрдә.
Тәмле сүзләр булсынтелләреңдә,
Нур уйнасын синең күзләрдә!

Олы хөрмәт белән, яратып, әтиебез, балаларың һәм оныкларың исеменнән Лилия, Рамиль, Римма, Сәфинә, Кәрим.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев