55 ел гомер эчендә күпме ел үтелгән, күпме хезмәт куелган.
Олы җанлы, сабыр холыклы, киң күңелле, безгә hәрвакыт төпле киңәшләрен биреп яшәүче, балалар, дип өзелеп торучы кадерлеләребезгә бәхетле көннәр, күңел тынычлыгы, авыруларга бирешми яшәвегезне телибез. Өебез hәрвакыт якты, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, тигезлектә, хәерле, тыныч тормышта озын гомер кичерүегезне телибез.
55 ел кулга-кул тотынышып,
Пар былбылдай тормыш итәсез.
Авыр чакта аумас терәк булып,
Гомер сукмакларын сүтәсез.
Ә без сезгә карап сокланабыз,
Ихтирамлы сезгә карата.
Лаек парларның сез иң гүзәле –
Сезне күңел шуңа ярата.
Нинди бәхет, чәчкә чал керсә дә,
Әти-әни диеп дәшәбез.
Безгә терәк, оныкларга шатлык,
Озак-озак бергә яшәгез!
Сезне яратып, изге теләкләр белән, балаларыгыз, оныкларыгыз.
Нет комментариев