Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Татар Исламы авылында гомер итүче Рөстәм Ринат улы Габидуллинның 11 октябрьдә 50 яшьлек юбилее

11 октября 2024, 09:30

109

1

0

Татар Исламы авылында гомер итүче Рөстәм Ринат улы Габидуллинның 11 октябрьдә 50 яшьлек юбилее

Кадерлебез, гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа озын, бәрәкәтле гомер, тигез тормыш, гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек телибез. Син олы җанлы, киң күңелле гаилә башлыгы, безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Барлык тормыш авырлыкларын җиңеп, балабызга, туганнарыңа, күршеләреңә сабырлык, изгелек, шәфкатьлек үрнәге күрсәтеп яшисең. Сиңа булган рәхмәтебезне сүз белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгел, алар чиксез.

Яхшы ата да син, яхшы ир дә,
Яхшы ул да, яхшы кияү дә!
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,
Туган көнең белән котларга.
Синнән күчкән яктылыктан,
Нур сибелә тирә-юньгә.
Кайгы-хәсрәт күрми генә
Яшик шулай бергә-бергә.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Гүзәл, улың Илсаф, әтиең Нурулла, кайнатаң Равил.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Туган конен котлы булсын.исэнлек саулык озын Гомер сэлэмэтлек телэп калабыз