Сабыр, изге күңелле, нигезебезнең кояшы булган әниебез - Мулла Илендә яшәүче Алсу Барый кызы Гыйззәтуллинаның 30 июльдә туган көне
30 июля 2024, 16:30
223
0
0

Җирдә кояш нуры балкыгандый,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур
Рәхмәтлебез сиңа гомергә!
Сабыр, изге күңелле, нигезебезнең кояшы булган әниебез - Мулла Илендә яшәүче Алсу Барый кызы Гыйззәтуллинаның 30 июльдә туган көне. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әниләр бик сирәктер.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек,
Юлдаш булсын, әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Туган көнең белән котлап,
Җыелабыз синең яныңа.
Без бәхетле туган йортыбызда
Көтеп торган әни барында!
Кызларың, онык-оныкчыкларың, Зөһрәңнән.
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев