Кадерлебез! Син туган төбәгебездә төрле җаваплы урыннарда намус белән хезмәт иттең. Авыл Советы җитәкчесе булып озак еллар эшләп, кешелекле, ярдәмчел булуың белән авылдашларыңның, туганнарыңның ихтирамын яуладың. Бүген Олы Ачасырда гына түгел, ә тирә-күрше авыл халкы да сине хөрмәт итә. Кадерле туганыбыз! Барысы өчен дә сиңа Аллаһның рәхмәте яусын! Син әти-әни өчен дә, безгә дә зур ышанычлы терәк булдың. Алга таба да Аллаһ сәламәтлектән аермасын. Тормыштан ямь-тәм табып, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, исән-имин, тигезлектә яшәргә насыйп булсын.
Яратып һәм хөрмәт итеп, барлык туганнарың.
Нет комментариев